Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидә Ганиева бүдәнә (перепелка) чебиләре үстерә

Ул гаиләсенең әлеге эшкә ничек алынуын сөйләде.

“Шәһри Чаллы”да “Йолдызлы мизгел” проектын алып баручы Резидә Ганиева өендә бүдәнә (перепелка) чебиләрен үстерә. Ул гаиләсенең әлеге эшкә ничек алынуын сөйләде.
– Ирем Данил 100дән артык йомырка алып кайтып инкубаторга куйган. Ул куяннар да үстерә, кош-кортны да ярата. 31нче декабрь көнне кызым Таңсылу белән ниндидер тавыш ишеттек. Инкубаторны барып карасак – йомыркадан чебиләр баш төртеп ята. Барысы берьюлы! Тәҗрибәсе булган танышлар алдан кисәтеп куйды – кабыгыннан чыкканда ярдәм итәм дип, кошларга комачауларга ярамый икән, юкса зыян салуың бар. Шулай акрынлап, чебиләр чыгып бетте, җылынырга дип бер-берсенә терәлеп, бер күчкә җыелдылар. Таптала күрмәсеннәр дип, өч пенопласт савытка аердык. Идәне җылытыла торган бүлмәдә булгач, кошларга рәхәт, матур булып үсеп киләләр. Кызым Таңсылу да ярата үзләрен, мин аларның тәрбиячесе дип шаярта.

Чебиләр белән видеоны социаль челтәрләрдә урнаштыргач, комментарийларда "исе киләдер" дип язучылар булды. Резидә ханым "Исе юк, асларын алыштырып торам. Кунаклар да килде, алар да ис бар димәде. Күңелле! Мәш киләбез. 10 көн дигәндә канат чыгардылар"дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев