Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидентлар 21 гә җитә

Яңа ел алдыннан "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары саны 21гә җитә. Татарстан хөкүмәте претендентларның тагын 4 гаризасын канәгатьләндерер дип көтелә. "Индел", "Дарлетто, "Технолайн" һәм "Хайер Лаундри Машин Рус" компанияләре 5 миллиард сумлык инвестиция җәлеп итәргә җыеналар.

Аларның икесе Кытайның Haier компаниясе белән тыгыз элемтәдә. "Хайер Лаундри Машин Рус" кер юу машиналары җитештерәчәк, ә "Индел" "Haier" заводына компонентлар ясаячак. Кер юу заводында товар 2019 елда җитештерелә башларга тиеш. "Дарлетто" компаниясе кондитер әйберләре, джем җитештерергә җыена. Бүгенге көндә ТОСЭРның 17 резиденты бар. Шушы көннәрдә республика комиссиясе 17нче резидент Төркиянең "Макметалл" компаниясенең гаризасын канәгатьләндергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X