Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидентлар Чаллыга 24,8 млрд сум инвестиция җәлеп иткән

Чаллыда «Алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе» резинденты статусына 38 предприятие ия.

«Алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе» резидентлары Чаллыга 24,8 млрд сум инвестиция керткәннәр. (Аның 2,5 млрд сумнан артыгы агымдагы елның беренче яртсына туры килә). Нәтиҗәдә 6918 яңа эш урыны булдырылган. Резидентлар барлык бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 12 млрд 164 млн сум салым түлгәннәр. 

Чаллыда «Алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе» резинденты статусына 38 предприятие ия. Ел башыннан тагын 3 предприятиегә шундый статус бирелде. «Һәр икенче резидент үзенең җаваплылыгын арттырды: 16 предприятиедә өстәмә эш урыны булдырды, 12се яңа продукция җитештерә башлады», – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова дүшәмбе киңәшмәсендә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: резидентлар