Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РФ президенты керткән яңа канун проекты түрәләрне ришвәт алудан биздерерме?

Владимир Путин Дәүләт Думасына түрәләрне ришвәт алудан һәм казна белән үз кесәләрен бутаудан биздерә торган 3 канун проекты керткән.

Моңарчы югары эшелоннардагы чиновникларның “таш капчык“ка ташлануын без җитәкчелек итүче төркемнәрнең үзара тарткалашы һәм көрәше билгесе итеп кенә карарга күнеккән идек.

Соңгы вакытларда мондый тарткалашлар ешаеп, тикшерү изоляторына ябылган һәм йорт тоткынлыгына эләккән бюрократларның саны үсеп китте. Гипертоник криз чиновникларның профессиональ чиренә әверел­де, түрәлек итү куркыныч профессиягә әйләнә башлады. Эшендә абруйлы, гаилә­сендә тәртипле булган шә­хес­ләрнең прокуратура тарафыннан гаеп ягылып, йөз­ләре каралу чор символына әйләнә язды. Путин кануннары кабул ителеп (кабул итми кая барсыннар), гамәлдә кулланыла да башласа, дәүләт хезмәтенә керү “дедовщина” мыжлап торган армиягә озатылудан да яманрак булып тоела башламагае. Канун әвәләүчеләр Путин тәкъдим­нәрен “тиңе булмаган” дип бәяләп өлгерделәр инде. Түрәләрнең бөтен сатып алулары катгый контроль астына алыначак. Хезмәт хакың­нан һәм керемнәреңнән ашып киткән бәядәге кыйм­мәтле мал сатып алдың­мы, рәхим итеп гаепләнүчеләр эскәмиясенә бас. Чиновник­ларны эштән китү дә коткармаячак. Моңарчы андый хәл юк иде. Лаеклы ялга китеп котылган түрәләр, элекке егет чакларын сагынып, мемуарлар яза, балык тотарга йөри, әшнәләр белән мунча кергәндә, анекдотлар сөй­ләп, кәефләрен күтәрү мөм­кинлегенә кинәнәләр иде. Тикшерсә дә, аларны үз кул астындагы хезмәттәшләре генә тикшерә һәм бик сирәк очракта гына йорттагы чүп урамга чыгарыла иде. Хәзер алай булмаячак.

Эштән киттеңме, синең бөтен чы­гымнарың турындагы мәгълүмат прокуратурага тапшырыла һәм прокуратура хезмәткәрләре калькулятор белән коралланып исәплиләр… Намуслы прокуратура хезмәткәрләрен табасы һәм аларны мул итеп түләнелергә мөмкин булган сул гонорарлардан биз­дерәсе генә кала. Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисе урынбасары Кондратьев та әнә: “Дәү­ләт­нең һәрбер адымы намуссыз кешеләр тарафыннан өйрәнелә, алар шуышып чыгарга тишекләр эзлиләр”, – дип белдерә. Шик юк: эзләгән таба инде.
Түрә сатып алынган малы хезмәт хакына табылган икәнен раслый алмаса, милке дәүләт файдасына конфис­кация­ләнә. Карак түрәләр, үчләнеп, кыйммәтле малны ватып ташласалар, бозсалар, аның бәясен хөкүмәт кесәсенә салырга туры киләчәк. Тегеләй дә ай, болай да вай… Мондый ваз­гыятьтә, дип саныйлар канун әвәләүчеләр, ришвәт алу теләге үзеннән-үзе юкка чыга. Коррупциягә каршы кө­рәшнең бу ысулы халыкара практикада күптән гамәлдә инде. Моңарчы Россия җи­тәкчелеге канунны алай кырысландырудан саклана иде. Чиновникларга: “Үз кешеләр – килешербез” дигән сигнал ташланды, “кул кулны юа, ике кул битне юа” дигән принцип бик мәгънәле дип табылды. “Коррупциягә каршы көрәш революцион вазгыять тудыра”, – дип рәсми рәвештә игълан итүдән дә курыкмадылар. Ришвәтчелек йомарламы, тәгәрәп төшә-төшә, шулкадәр үсте: ул инде бюд­жеты-ние белән бергә дәүләт хакимиятен үз астында калдырып, һәлак итү дәрәҗә­сенә килеп җитте. Тышкы яктан санк­цияләр боҗрасы кысылганда, ил эчендә чүп полигоннарыннан чәберчек йомырка исе шәһәр фатирларына бәреп кергән­дә, технологик катастрофалар арифметик прогрессия белән үскәндә, дөньяның алтыдан бер өлеше “кара ти­шек“кә очар хәлгә килеп җиткәндә, түрә­ләр аппетитын йөгәнләми булмый инде. Югыйсә “калҗа“лар шулкадәр мавыктыргыч: намуслы гына булып күренгән, ыспай гына йөргән кешеләр тәкатьләрен тота алмый. Казна малына бер ку­лыңны суз­дыңмы, бүтән тыелып калу бик авыр инде ул. Биг­рәк тә бернинди дә җәза көтел­мәгәндә, әшнәлек мафиясе сине яклап-аралап калырга әзер булганда…
Россиядәге соңгы елларда урлашу күләмен искә төшерсәк, Путин кануннары эшли башлагач, федераль бюджетның акча астында каласы көннәре бар әле, дип юатыйк үзебезне. Законны гамәлгә ашырачак намуслы тикшерүчеләрне табарга, аларга ришвәткә каршы прививка ясарга гына кала. Шушы соңгы шарт үтәл­сә, илдә салымнар киметеләчәк, без­нең кебек фәкыйрь катлау алардан бөтенләй азат та ителәчәк дип өмет­ләнәсе килә күңел­нең. Бу законнар язгы кырау шикелле генә булып калмасын иде инде. Җәй башында суыткач, бөҗәкләр берара юкка чыга да, соңыннан яңадан котыралар бит. Ришвәтчеләр өчен дә­вамлы кырау булсын иде бу.

 

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев