Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде

Татарстан мөселманнарының Диния назарәте хәбәр итүенчә, Болгар ислам академиясенең оештыручылар шурасы Болгарда пәнҗешәмбегә каршы төнге икегә кадәр диярлек утырып, киңәшләшеп, Рәфыйк Мөхәммәтшинне бертавыштан яңа уку йортының җитәкчесе итеп сайлап куйган. Хәзерге вакытта Рәфыйк әфәнде Русия ислам университетын җитәкли, ул шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары да. Шура әгъзалары академиянең президенты итеп...

Татарстан мөселманнарының Диния назарәте хәбәр итүенчә, Болгар ислам академиясенең оештыручылар шурасы Болгарда пәнҗешәмбегә каршы төнге икегә кадәр диярлек утырып, киңәшләшеп, Рәфыйк Мөхәммәтшинне бертавыштан яңа уку йортының җитәкчесе итеп сайлап куйган.

Хәзерге вакытта Рәфыйк әфәнде Русия ислам университетын җитәкли, ул шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары да.

Шура әгъзалары академиянең президенты итеп Татарстан президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сайлаган. Исхаков уку йортының финанс эшләре, халыкара бәйләнешләре, үсеш стратегиясе һәм програмы, админстратив-хуҗалык эшләре өчен җаваплы булачак. Ректор исә фән һәм белем бирү юнәлеше, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

Болгар ислам академиясе бинасы
Болгар ислам академиясе бинасы

Академиянең президенты беренче күрсәтмәсе белән уку йортының гыйльми шурасын раслаган. Гыйльми шурада академияне оештыручыларның һәркайсының да вәкилләре булачак: Русия мөселманнары Диния назарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Болгар ислам академиясенең фән өчен җаваплы проректоры Дамир Шаһавиев, Чиләбе һәм Курган өлкәләренең төбәк диния нәзарәте рәисе Ринат Раев һәм, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте вәкиле буларак, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире Рамил Әдһәмов кергән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев