Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәхәтен күрегез

Федераль бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары яңа елдан 4 процентка артачак. РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган карарда әйтелгәнчә, сүз федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең персоналлары турында бара. Ягъни бу артуга дәүләт гражданлык хезмәтендә эшләүчеләр, шулай ук көч ведомстволары исәп тота ала. Болардан...

Федераль бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары яңа елдан 4 процентка артачак. РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган карарда әйтелгәнчә, сүз федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең персоналлары турында бара. Ягъни бу артуга дәүләт гражданлык хезмәтендә эшләүчеләр, шулай ук көч ведомстволары исәп тота ала. Болардан тыш, әлеге ведомстволарга хезмәт күрсәтүче персоналның да (компьютерларына программа куючылардан башлап идән юучыларга кадәр) хезмәт хаклары артачак. 4 процент артым шулай ук бюджет оешмаларының президентның май фәрманнары кагылмаган хезмәткәрләре - тәрбияче ярдәмчеләренә, бухгалтерларга, юристларга, кадрлар бүлегендә эшләүчеләргә дә тәтиячәк. tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев