Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рифат – күпкырлы талант

- Танышларым яз көне Рифат Зариповның концертына барганнар иде. "Шундый шәп тамаша, рәхәтләнеп ял итеп, гомеребезне тагы да озынайтып кайттык", - диделәр. Шул егет белән "Шәһри Чаллы" укучыларын таныштырсагыз, рәхмәтле булыр идек. Вәсилә ХУҖИНА, "НАСКО" иминият компаниясе хезмәткәре. Соңгы вакытларда татар эстрадасында үзе җырлый, үзе бии торган сүз осталары популярлашып...

- Танышларым яз көне Рифат Зариповның концертына барганнар иде. "Шундый шәп тамаша, рәхәтләнеп ял итеп, гомеребезне тагы да озынайтып кайттык", - диделәр. Шул егет белән "Шәһри Чаллы" укучыларын таныштырсагыз, рәхмәтле булыр идек.

Вәсилә ХУҖИНА, "НАСКО" иминият компаниясе хезмәткәре.

Соңгы вакытларда татар эстрадасында үзе җырлый, үзе бии торган сүз осталары популярлашып китте. Данир Сабиров, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов шундыйлардан. Аларның һәрберсенең үз тамашачысы бар. Бу егетләр Татарстан һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә тулы залларда чыгыш ясыйлар. Фәлсәфи фикер йөртүе, дәртле җырлары, тормыштан алынган мәзәкләре, гадилеге һәм ачык күңеллелеге белән Рифат Зарипов алар арасында аерылып тора.

Рифат - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең якташы, Ырынбур өлкәсе Северный районы Бакай авылында туып-үскән. Мәктәптә укыганда ук үзенең артист буласын белгән. Шуңа күрә урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Татарстан башкаласына килеп, мәдәният һәм сәнгать университетының халык җырчысы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге эстрада бүлегенә укырга кергән. Биредә укыганда җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә нәфис сүз остасы булып эшләгән. Кечкенә гәүдәле егетне тамашачылар шул вакытта ук үз иткәннәр. Институтны тәмамлагач: "Шәхеслеккә беренче адымнарыңны бездән башларсың", дип, Салават Фәтхетдинов аны үзенең төркеменә чакырган. "Монда дүрт ел эшләү дәверендә 40 еллык тәҗрибә тупладым", - ди Рифат үзе. Салават кебек күпкырлы талант белән эшләү җиңел булмагандыр диюемә:

- Агымга каршы йөзәргә ярамый. Кешенең нәрсә яратканын белергә һәм аның дулкынына кушылырга кирәк. Салават абыйның җаен табып, берәр урынлы шаяру сүзе әйтсәң, ул шунда ук көлеп җибәрә. Үзе дә мәзәк сөйләргә мөмкин. 24нче сезонны тәмамлагач, аңардан фатиха алдым да, мөстәкыйль рәвештә чыгыш ясарга булдым. Мин үземнең көн киләсен белә идем. Һәркем үз вакытын көтәргә, моңа әзерләнергә тиеш. Эстрадага зур акчалар алу максаты белән түгел, ә татар халкына хезмәт итәргә килдем. Уенын-чынын кушып әйткәндә, Тукайлар, Сәйдәшләр, Җәлилләр, хәзерге буыннан Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи кебек милләт тарихында үз урынымны табып, эз калдырасым, шәхес буласым килә, - ди Рифат.

Шунысы игътибарга лаек, ул кеше көлдерәм дип сәхнәдә теләсә нәрсә сөйләми. Зыялылыгы, тормышчанлыгы, гадилеге белән тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Аңа алып бару да, юмор сөйләү, җырлау - барысы да ошый. Остазы Салават Фәтхетдинов кайчандыр: "Алып баручы, юмор остасы бул син, Рифат", - дисә, хәзер: "Җыр белән алдырырсың, ахры, җырла!" - дигән.

Рифат Зарипов кебекләр турында "Эчендәге - тышында", диләр. Шул сыйфаты белән филармониядә эшләгәндә шактый интеккән җырчы Хәмдүнә Тимергалиева аңа үзенең киңәшләрен биреп: "Апаем, син кем белән сөйләшсәң дә, бөтенләй ачылып бетәсең. Алай ярамый. Мин дә синең кебек идем. Шуның аркасында шактый иза чиктем", - дигән. Ләкин Рифатның ихласлыгын, гадилеген югалтасы килми.

Ул "Кеше арбасына утырып җәннәткә кереп булмый" дигән девиз белән яши һәм иҗат итә. Эстрадада үз йөзен, үз кыйбласын табарга тырыша егет. Тормышында Аллаһы Тәгаләгә таяна. "Мин артык диндар кеше түгел. Әмма Аллаһының барлыгына, берлегенә, ярдәменә ышанам. Раббым, шундый-шундый уй-хыялларым бар, аларны тормышка ашырырга зинһар өчен булыш, дөрес юл күрсәт, дип сәгатьләр буе теләк теләп, догалар укып ятам. Икенче көнне Аллаһы Тәгалә минем юлыма кирәкле кешене чыгара. Шулай итеп хыялларымны тормышка ашырып барам, Аллага шөкер", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев