Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рифат Зарипов көнгә бер тапкыр гына ашый

Ул, тиздән Уфада булачак концертлары турында уйланып, ашаудан язган.

Рифат Зариповның ябыклыгы турында бөтен кеше белә инде. Ә менә Рифатның гәүдә авырлыгы буенча комплекслары юк икән, ул гел бер авырлыкта ‒ 56 килограмм.
Җырчының ашарга вакыты да юк. Концертлары өчен борчылып, ул көнгә бер тапкыр гына ашавы хакында әйтте.
Ризыклар буенча артык таләпләре дә юк. «Миңа йогурт белән сөтле чәй булса, җитә, ашау бит ул бер гадәт кенә. Ашамыйча да яшәп була», ди ул. Хатынын да, тегене пешер, моны пешер, дип каңгыртмый Рифат, дип яза "Сәхнә".
«Тагы ашамыйсың инде, әрәм була бит», дип, хатыны Диләрә гел орыша икән үзен. Рифат аз-маз гына капкалый да шуның белән туя икән.

 

https://kiziltan.ru/kultura/20464-rifat-zaripov-kng-ber-tapkyr-gyna-ashyy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев