Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ришат Төхвәтуллин 30 яшен Уфада үткәрәме?

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлек туган көнен тамашачылары белән үткәрәчәк. Юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Бу хакта ул "Татар-информ"да үткәрелгән матбугат чарасында белдергән.

"Грандиоз шоу ясыйбыз дип әйтмим. Хөрмәт иткән иҗатташ дусларым, минем жанрга туры килә торган җырчылар булачак.
“Иҗатташ абыем” Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Чулпан Йосыпова һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаша.
Бөтен эстраданы җыеп, “солянка” ясарга дигән максат юк, сыйфатлы концерт оештырырга телибез.
Концертта яңа җырлар һәм сюрпризлар булачак. Тамашачылар татар, башкорт, үзбәк халыклары биюләрен күрә алыр. 30 яшь - ир-атның ныклы адымнар һәм яңа максатлар белән алга атлаган чоры, тормышка карашы үзгәргән вакыт. Сценарийның асылында шуны чагылдырырга тырыштык”, – дигән Ришат Төхвәтуллин.
Билет бәяләре төрле. Мәсәлән, Уфада аларның хакы – 800-2000 сумга кадәр, Казанда, шулай ук - 800-2500 сум. Мәскәүдә бәяләр 1000-5000 сумга кадәр булачак.

 

https://kiziltan.ru/kultura/19116-rishat-thvtullin-30-yashen-ufada-tkrme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев