Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ришвәт алуда гаепләнүче Чаллы травматологына 10 ел төрмә яный

Тикшерүчеләр 200дән артык кешедән сорау алмакчы.

Ришвәт алуда гаепләнүче Чаллы травматологы Алена Грязновага 10 елга кадәр төрмә яный. Әлеге җинаять эше буенча хокук сакчылары 200дән артык шаһиттан сорау алырга планлаштыралар.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ул акча өчен хезмәткә сәләтлелек кәгазе (листок трудоспособности) алуда ярдәм иткән. Эпизодларның берсендә СВОда катнашучы да бар. Аннан ул бер миллион сумнан артык акча алган. 

Шулай ук тикшерүчеләр ришвәт бирүчеләрнең яшәү урыны буенча тентүләр үткәрергә уйлый. Ришвәт тапшыруга катнашы барлыгын исбатлый торган предметларны һәм документлар эзләячәкләр, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, травматолог Алена Грязнованы агымдагы елның 5 февралендә кулга алдылар. Аның эш стажы – 28 ел. Шәһәр судының чираттагы утырышында табибка өй аресты 2 айга озынайтылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев