Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ризат Рамазанов ит сатучыга әйләнгән?

Күптән түгел җырчы, юморист Ризат Рамазановка әти-әнисенә ярдәм итү максатыннан сату эше белән шөгыльләнергә туры килгән. Нәтиҗәдә Ризатның «эшмәкәрлеге» белән кызыксынучылар барлыкка килгән. Алай гына түгел, халык үз продукциясен сатарга ярдәм сорый башлаган.

- Авылда ике үгез бар иде, берсен әниләр безгә суеп бирде, икенчесен суеп сатарга теләделәр. Ит сату турында Инстаграмдагы аккаунтыма игълан куйдым. Аллага шөкер, ит тиз сатылды. Моннан соң авылдашлар «безнең итне дә сатып бир әле», дип яза башлады. Кемдер каз, кемдер гөмбә сатарга тәкъдим итте. Шулай итеп, аккаунтым бер-ике көнгә реклама агентлыгына әверелде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә уен-көлкеле Ризат Рамазанов.
Җырчының хәтта Кыш бабай булып килүен дә сорыйлар икән. «Моннан 2 ел элек, Зинира белән өйләнешкән елны Кыш бабай һәм Кар кызы булып йөргән идек. Ул чактагы клиентлар элемтәгә чыга башлады. «Бул үземә генә» җырын да җырлап китегез әле, диләр. Ләкин Кыш бабай булып йөрергә вакыт юк, кызганычка каршы. Яңа елга планнар кормадык әлегә. Авылда яисә Казанда каршы алырбыз, мөгаен», - диде Ризат.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев