Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәхмәт сиңа, Кадерлебез!

Әни – күңел түрендә йөрткән иң кадерле кеше ул. Еллар үткән саен әлеге изге кешебезгә карата булган ярату, хөрмәт хисе бары арта гына бара.

Балкыйсың син кояш булып,
Җылы нур таратасың.
Һәммәбезне тигез күреп,
Ихластан яратасың.
Иң кадерле кешебез син.
Без дә сине сөябез.
Барсы өчен рәхмәт әйтеп, 
Башыбызны иябез.

Минем әнием – Солтанова Зөлфирә Фәтхел кызы. 50 елга якын гомерен ул балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйды. Әнә шулай ул безнең өчен генә түгел, ә йөзләгән, меңләгән балага да күңел җылысы, төпле белем һәм тәрбия  биреп, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казанды. Аның тырыш һәм лаеклы хезмәте республикабызның, илебезнең мәгариф һәм фән минстрлыгы тарафыннан да югары бәяләнде. 
Бүгенге көндә әниебез лаеклы ялда. Әтиебезгә гомерлек тугры юлдаш, безнең өчен алыштыргысыз терәк-таяныч булган өчен без аны чиксез яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Һәрвакыт безне ягымлы йөзең, киң күңелең һәм табын тулы сый-хөрмәтләрең белән каршы алганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. 
Синең нурлы карашың гомерлек маяк булып, барыр юлыбызны һәрвакыт яктыртып торсын иде. 


Илшат Солтанов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көненә