Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үрнәк гаиләләр – шәһәребез күрке

Быел шәһәребездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яңа форматта үтте. ЗАГС идарәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре шәһәрдәшләребез өчен бәйрәмне Җиңү һәм ял паркында үзенчәлекле итеп уздырдылар. Гаилә кыйммәтләрен олылауны максат итеп куйган әлеге чара олыларның да, балаларның да күңеленә хуш килде.

Җиңү һәм ял паркы ул көнне тулысынча  гаиләләр карамагында булды. Өлкәннәр концерт карады, ә балалар өчен төрле интерактив мәйданнар оештырылган иде. Җыйнак, матур итеп бизәлгән сәхнәдәге концерт программасын Боерган авылыннан килгән “Яран гөл” фольклор ансамбле башлап җибәрде. Ансамбль татар гаиләсендә яңа туган сабыйны каршы алу йоласын күрсәтте. Милли киемнәрдәге әби-апалар үзләренең чыгышларында татар өен, милли гореф-гадәтләрне күрсәттеләр, ана сөтенең бала өчен файдасы, аналарның бөеклеге турында сөйләделәр.  Яшьләргә һәр эшне “бисмилла” әйтеп башларга кирәклеген әйттеләр. Сәхнәдә яшь җырчы Наил Әнәсов, шәһәрнең музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Алар барысы да гаилә, мәхәббәт турында җырлар башкардылар.
Интерактив мәйданнарда балалар гөж килде. Берәүләр картиналар галереясы мәйданында Марат Миңнегалиев белән бергәләп рәсемнәр ясадылар. Икенчеләре клоуннар чыгышын карап рәхәтләнеп күңел ачты. Зурраклар футбол уйнадылар. Теләгән кешеләр төрле мастер-классларда үзләренең көчен сынады.
Әлеге бәйрәмнән шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә читтә калмады.  Ул  шәһәребезнең яшьләр өчен һәр яктан үрнәк булган гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырды. Быел әлеге зур бүләккә 25 елдан артык бергә яшәгән күркәм гаиләләр лаек булды. Алар арасында КАМАЗ ветераннары Гөлсем һәм Нәзгат Абдулллиннар, тренер Алмас Заһретдинов гаиләсе бар иде. Шәһәребез мәдәнияте үсешенә, яшь буында татар җырына, профессиональ сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән Әнәс Фәйрушин гаиләсе дә бу бүләккә күптән лаек. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Батыр улы татар дәүләт драма театрында хормейстер булып эшли. Аны биредә хөрмәт итәләр, яраталар.  Театрдагы спектакльләрнең уңышында аның да роле зур. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәребез журналистларына карата киң җәмәгатьчелектә, предприятие һәм оешма җитәкчеләрендә хөрмәт уятырлык төрле чаралар уздырган Валентина Нурмөхәммәтова белән озак еллар “КАМАЗ”да эшләгән Наил Нурмөхәммәтов та бар иде. Алар икесе дә хаклы рәвештә “Шәһәрнең мактаулы гражданины” исемен йөртәләр.
50 ел бергә дус–тату гомер иткән Елена Һәм Виталий Пестовлар гаиләсе дә хөрмәткә лаек. Гаилә башлыгы 1987–2009 елларда катыргы-кәгазь комбинатында эшләгән. Фидакарь хезмәте өчен бик күп дәүләт бүләкләре алган кеше. Елена Пестова гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Ольга Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында ОТК бүлегенең смена мастеры булып эшли. Ирина – сәүдә челтәрендә баш хисапчы. Бу гаилә турында катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре җылы сүзләр генә әйттеләр. 
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бу гаиләләрне бәйрәм белән котлап: “Тарихи яктан караганда шәһәребезнең тарихы ул һәр гаилә тарихына бәйләнгән. Яшь гаиләләрнең тырыш, фидакарь  хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән шәһәрләр бик аз. Чаллы –  шундыйдарның берсе. Без сезнең белән горурланабыз, сезне яратабыз. Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә сезгә тигезләшәбез, сездән үрнәк алабыз. Рәхмәт сезгә. Сезнең бу бүләккә лаек булуыгызга ихлас күңелдән  шатланабыз”, – диде.

Наил Гамбәр улы бәйрәмгә килүчеләрне дә гаилә бәйрәме белән котлады. 8 июль көнне әти-әниләрен, әби-бабайларын әлеге матур бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерергә киңәш итте.
Быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге: паркта тантаналы шартларда яңа өйләнешүчеләрнең нихахын теркәделәр. Кәләш кияүгә чыкмаган кызлар төркеменә чәчәк бәйләмен ыргытты. “Брилиант кәләш” бәйгесенең финалына чыккан кәләшләр дә бәйрәмгә үзгә бер матурлык өстәде.
“Бер төстә”  дип исемләнгән бәйгедә катнашучы гаиләләр бәйрәмгә барысы да бер төсле киемнәрдән килгән иделәр. Әлеге бәйгедә камуфляж төсендәге киемнәрдән килгән күп балалы Зариповлар гаиләсе җиңде.  

Шәһәрнең “Инстамам”  берлеге элек балалар уйнаган уенчыклардан күргәзмә - сату оештырган иде. Монда балалар үзләренең уенчыкларын сатып, яңаларын алдылар. “Без балаларбызны кечкенәдән үк финанс яктан белемле һәм акча кадерен белә торган итеп тәрбияләргә тырышабыз. Бүгенге заманда бу бик мөһим”, – диде мәйданны оештыручы Ләйлә Әшрәфуллина.

Яшьләр үзәкләре, картиналар галереясы, “Кидспейс” һәм башка оешмалар тарафыннан оештырылган интерактив бәйрәмнәр кичке 8гә кадәр бушлай эшләде.

Шәһәребездә узган “Гаилә, мәхәббәт, тугрылык”  бәйрәме оешкан төстә, бик матур үтте. “Паркка беренче генә килүем түгел, биредә бәйрәмнәр бик матур уза. Гаилә бәйрәмен карап, рәхәтләнеп ял иттек. Боерган авылы әбиләренең дә, артистларның чыгышы  да күңелебезгә хуш килде. Үрнәк гаиләләрне бүләкләү дулкынландыргыч мизгел булды. Илебезнең күге аяз, шәһәребездә мондый күркәм гаиләләр күп булсын,  балалар ата-аналы гаиләләрдә бәхетле булып үссеннәр иде”, – ди шәһәрдәшебез Гүзәлия Фатыйхова. Амин, шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X