Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үрнәк татар гимназиясе булыр

7 июнь­дә Чал­лы­га ТР мә­га­риф һәм фән ми­нис­т­ры Эн­гель Фәт­та­хов кил­де. Ул шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ра­мил Хә­ли­мов һәм баш­ка җи­тәк­че­ләр бе­лән бер­гә "тү­гә­рәк өс­тәл" ар­тын­да сөй­лә­шү­дә кат­наш­ты. Би­ре­дә сүз Чал­лы­да мил­ли мә­га­риф үсе­ше үзә­ге ачу ту­рын­да бар­ды. Ми­нистр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­сите­тын­да да бу­лып, әле­ге уку...

Эн­гель Фәт­та­хов ав­то­кала­да мә­га­риф сис­те­ма­сы­ның ал­дын­гы бу­лу­ы­на ба­сым яса­ды, шун­лык­тан би­ре­гә якын ти­рә ра­йон-шә­һәр­ләр­дән дә ки­леп уку­ла­рын әйт­те. Мил­ли мә­га­риф сис­те­ма­сын ях­шыр­ту мак­са­тын­нан мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү, мәк­тәп һәм юга­ры уку йорт­ла­ры­ның укы­ту про­цес­сы­на үз­гә­реш­ләр кер­тер­гә ки­рәк­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды.

"Без Чал­лы­ның Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­се ба­за­сын­да үр­нәк бу­лыр­лык та­тар гим­на­зи­я­се ачар­га те­ли­без, чөн­ки би­ре­дә күр­сәт­кеч­ләр ях­шы. Мо­ның өчен мат­ди-тех­ник ба­за­ны ях­шыр­та­быз, уку бүл­мә­лә­рен за­ман та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­лер­лек итеп җи­һаз­лый­быз", - ди­де ул.

Мәгъ­лүм бул­ган­ча уз­ган ел Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­тын­да рес­пуб­ли­ка юл кар­та­сы ни­ге­зен­дә мил­ли мә­га­риф өчен кадр­лар әзер­ләү бу­ен­ча про­ект га­мәл­гә ашы­ры­ла баш­ла­ган иде. Эн­гель Нә­вап улы аның бу­ен­ча фи­кер алы­шу бу­ла­ча­гын да әйт­те. "Ел са­ен мак­сат­чан прог­рам­ма бу­ен­ча 200гә якын сту­дент ка­бул итеп, мил­ли мәк­тәп­ләр өчен кадр­лар әзер­ли­без. Шу­лай ук та­тар гим­на­зи­я­лә­рен­дә ин­вен­та­ри­за­ция үт­кә­ре­лә­чәк, укы­ту­чы­лар кол­лек­ти­вы бе­лән эш сис­те­ма­лаш­ты­ры­ла­чак һәм уку йорт­ла­ры ки­рәк­ле ме­то­дик әс­бап­лар бе­лән тә­э­мин ите­лә­чәк", - ди­де ми­нистр.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев Чал­лы­да мә­га­риф сис­те­ма­сы үсе­ше­нә ае­ру­ча игъ­ти­бар би­ре­лү­ен ас­сы­зык­ла­ды. "Шә­һәр җи­тәк­че­ле­ге һәр­ва­кыт мил­ли мә­га­риф мәсь­ә­лә­лә­ре­нә игъ­ти­бар­лы бул­ды. Хә­зер дә, яңа та­ләп­ләр­не ис­тә то­тып, мил­ли мә­га­риф өл­кә­сен­дә ка­рар­лар ка­бул ите­лә. Бу ма­те­ри­аль-тех­ник ба­за, штат рас­пи­са­ни­е­се, оеш­ты­ру мәсь­ә­лә­лә­ре­нә дә ка­гы­ла. Чал­лы­да ях­шы ни­гез бар һәм ул фай­да­ла­ны­ла­чак", - ди­де ул.

План­да ка­рал­ган бар­лык ча­ра­лар га­мәл­гә аш­са, тиз­дән Чал­лы­да бар як­тан да үр­нәк бу­лыр­лык та­тар гим­на­зи­я­се бу­ла­чак. Би­ре­дән ту­ган те­ле­без­дә бе­лем алып, та­тар, рус, инг­лиз тел­лә­рен, мил­ли мә­дә­ни­ят­не, та­рих­ны ях­шы бел­гән, акыл­лы һәм та­лант­лы ба­ла­лар чы­гар. Алар мил­лә­те­без­гә хез­мәт итәр­ләр дип ыша­на­сы ки­лә.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев