Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Робот техникасы лабораториясе

В.Д. Поташев исемендәге техник көллияттә роботтехникасы лабораториясе ачылды.

Хәзер биредә укучылар сәнәгать роботларын үз күзләре белән күреп, алар белән эшләргә өйрәнә алачаклар. Лаботартория “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең һәм ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән барлыкка килде.
Кызыл тасманы автогигант генераль директорының беренче урынбасары Юрий Герасимов, Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм көллият директоры Эльмира Әхмәтова кисте. “КАМАЗ” техник яктан алга бара, реинжиниринг. Заводлар кардиналь яктан үзгәрде, яңа югары инттелектуаль җиһазлар барлыкка килде. Аларда эшләү өчен укыган, белемле яшьләр кирәк. Без чылбыр төзедек: көллият- МЦПК – УТК. Ул автогигант өчен югары квалифификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итәчәк”, - диде тантанада Юрий Герасимов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев