Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роскомнадзор компанияләргә эштә Telegram, WhatsApp, Viber сервисларын куллануны тыйды

1 мартта «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында»гы законга төзәтмәләр үз көченә керде.

Россия оешмаларының бер өлешенә эштә чит ил мессенджерларын куллануны тыйдылар. Әйтик, тыелган сервислар исемлегенә Telegram, WhatsApp, Viber, Discord һ.б. керә.

Хезмәт күрсәткән вакытта түләү документлары һәм шәхси мәгълүматлар тапшыру өчен алардан файдаланырга ярамый. Аерым алганда, банклар һәм предприятиеләргә хезмәт күрсәткәндә һәм товар сатканда мессенджерлар куллану тыела.

1 мартта 2022 елда кабул ителгән «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында»гы законга төзәтмәләр үз көченә керде, дип искәртә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор).

«Закон нигезендә Россиянең кайбер оешмаларына чит ил мессенджерларын куллану тыела. 2023 елның 1 мартына алар арасына Discord, Microsoft Teams, Skype for business, Snapchat, Telegram, Threema, Viber, WhatsApp, WeChat сервислары кертелергә мөмкин. Россия оешмаларының үз эшчәнлекләрен планлаштырган вакытта яңа шартларны исәпкә алуын сорыйбыз», - диелә Роскомнадзор хәбәрендә.

Дәүләт катнашындагы компанияләр һәм финанс оешмаларына да чит ил мессенджерларыннан файдалану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X