Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор Чаллыда Covid-19 инфекциясенең яңа чыганаклары булмавын хәбәр итте

Элек лабораториядә расланган берничә очрак теркәлгән предприятие һәм учреждениеләр контрольдә кала, әмма алар инде коронавирус чыганагы түгел.

Чаллыда соңгы вакытта Роспотребнадзор Covid-19 коронавирусының бер генә яңа чыганагын да ачыкламаган. Бу хакта журналистларга автошәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

«Элек лабораториядә расланган берничә очрак теркәлгән предприятие һәм учреждениеләр контрольдә кала. Әмма алар инде коронавирус чыганагы түгел, чөнки күрелгән чаралар үз нәтиҗәләрен китерде», – дип искәртте спикер.

Бариев, журналистларның Covid-19 инфекциясе таралуның Чаллыда ачыкланган иң зур чыганаклары турындагы соравына җавап биреп, эре предприятиеләрне кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары белән чагыштыруның дөрес булмавын әйтте.

«Шәхси эшмәкәрнең, мәсәлән, бөтен коллективы алты кешедән тора ала. Әгәр аның өчесе авырса, оешмадагыларның 50 проценты зарарланган булып чыга. Масштаблы яңгырый, әмма бу хәлнең реаль картинасын чагылдырмый», - дип аңлатты Роспотребнадзорның җирле бүлеге җитәкчесе.

 Чыганак: Татар информ

Фото: Набчелны.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев