Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрәчәк
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрәчәк

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе 18 августта 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрә.

Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Чаллы халкына үз компетенциясе кысаларында түбәндәге адрес буенча консультация бирәчәкләр: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 14 йорт, 3 кат.
Кабул итү телефоннар аша алдан язылу буенча башкарылачак: 8(8552) 32-05-99; (8552) 32-06-00. 

Фото: nk-online.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ачык ишекләр көне

Нет комментариев