Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор матурлык салонына йөрүче ир-атлар өчен үз тәкъдимнәрен бастырган

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) барбершопларда булучылар өчен тәкъдимнәр исемлеге бастырып чыгарган. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Идарә тармагы биредә эшләүчеләрнең гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар бирергә кирәклеген искәртә, кимчелекләр булганда Роспотребнадзорга хәбәр итүләрен сорый. Тәкъдимнәр исемлеге булдыру әлеге салоннарның популярлыгы үсүгә бәйле. "Россииядә хәзерге...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) барбершопларда булучылар өчен тәкъдимнәр исемлеге бастырып чыгарган. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Идарә тармагы биредә эшләүчеләрнең гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар бирергә кирәклеген искәртә, кимчелекләр булганда Роспотребнадзорга хәбәр итүләрен сорый. Тәкъдимнәр исемлеге булдыру әлеге салоннарның популярлыгы үсүгә бәйле.

"Россииядә хәзерге вакытта "барбершоп"лар популярлашып китте - әлеге матурлык салоннары бары ир-атлар өчен. Анда чәч кистерергә, мыекларга һәм сакалга форма бирергә, кырынырга мөмкин", - диелгән идарә тармагының рәсми сайтында.

Аерым алганда, эш башлар алдыннан һәм соңыннан останың сабын белән кулын юуына, эш коралларын махсус бактерицид нурланышта дезинфицияләвенә, чәч кисү таракларын, кайчысын, щеткасын юуына һәм бер тапкыр кулланыла торган кирәк-яракка - башлык, алъяпкыч, тастымалга игътибар ителергә тиеш. Әлеге чаралар гепатит, ВИЧ-инфекция, туберкулез, гөмбә авырулары һәм башка йогышлы авырулар таралудан сакланырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук профессионаллар сертификацияләнгән, куллану вакыты чыкмаган һәм русча тәрҗемәсе булган косметика кулланырга тиеш. Барбершоп хезмәткәрләренең медицина һәм лаборатор нәтиҗәләр белән медицина кенәгәсе булуы да мәҗбүри, диелә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/27/145152/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев