Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор Россия туристлары өчен эпидемиологик яктан куркынычсыз илләрне атады

Хәзерге вакытта Россия гражданнары өчен 16 илнең чиге ачык

Туризм өчен имин илләр дип Сейшелны, Танзанияне һәм Эфиопияне атарга була, чөнки хәзер бу илләрдә ковид буенча санитар-эпидемиологик вазгыять уңай дип бәяләнә. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге илләрдән тыш, Россия гражданнары өчен Төркия, Мисыр, Бөекбритания, Швейцария, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Корея, Сербия, Куба һәм Япония — барлыгы 16 дәүләт чикләрен ачты.

Алар арасында коронавирус пандемиясе вакытында сәяхәт итү өчен иң уңышсыз вариант дип Беларуссия, Казахстан, Төркия һәм Швейцарияне атадылар. Чөнки сәяхәт вакытында коронавирус йоктыру ихтималы зур.

Роспотребнадзорда аңлатуларынча, авиарейсларны яңарту өчен төп шарт дип коронавирус белән авыручылар күрсәткечен атадылар. Ул соңгы 14 көндә 100 мең халыкка 40 очрактан да артмаска тиеш; вирус йоктыруның көнлек үсеше 1 проценттан югары булмаска, өченчесе — вирус таралу күрсәткече (Rt) 1дән ким булырга тиеш.

«Барлык өч күрсәткеч буенча Белоруссия, Казахстан, Төркия һәм Швейцария туры килми», — диделәр ведомствода.

Мисырда, Кыргызстанда, Кубада, Мальдивта вазгыять күпкә яхшырак (өч критерийның икесе туры килә).

Алдарак «Татар-информ» якын арада Мароккога авиарейслар яңартылырга мөмкин дип язган иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев