Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор спиннерлардан файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләгән

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) спиннерларның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә йогынтысын ачыкларга булган. Әйтергә кирәк, җәй килү белән әлеге уенчыкның популярлыгы артты. Моның белән бәйле рәвештә Роспотребнадзор спиннерны куркынычсыз файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Алар әлеге оешманың Татарстан буенча идарәсе сайтында бастырылган. Беренчедән,...

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) спиннерларның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә йогынтысын ачыкларга булган. Әйтергә кирәк, җәй килү белән әлеге уенчыкның популярлыгы артты. Моның белән бәйле рәвештә Роспотребнадзор спиннерны куркынычсыз файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Алар әлеге оешманың Татарстан буенча идарәсе сайтында бастырылган. Беренчедән, авыр металл, шулай ук үткен, кисә торган кырыйлы спиннерларны кулланмаска киңәш ителә. Уенчыкны билгесез урыннардан, "кулдан" алырга ярамый, чөнки алар сыйфатсыз материалдан җитештерелә ала. Әгәр спиннер белән балалар уйнаса, вакыт-вакыт аның ватылган өлешләре юклыгын барлап торырга кирәк. Яна торган һәм гальваник энергия алу элементлары (сәгатьле батарейка) булган спинердан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өлкәннәр күзәтчелегендә файдаланылырга тиеш. Шулай ук әлеге идарә балага классик формадагы (өч яклы), пласмасстан һәм кырыйлары түгәрәкләнеп эшләнгән спиннер алырга киңәш итә. Спиннер бер күчәрле үз хәлен даими саклый торган җайланмадан гыйбарәт. Аны эшләтеп җибәрү өчен җиңелчә бармак белән кагылып алу да җитә. Бу уенчыкның детальләре ул озак вакыт әйләнеп торырлык итеп ясалган. ///tatar-inform.tatar///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев