Россия Хөкүмәте 2027 елга бәйрәм һәм ял көннәрен раслады
Яңалыклар тасмасы

Россия Хөкүмәте 2027 елга бәйрәм һәм ял көннәрен раслады

Яңа ел каникуллары ничә көн дәвам итәчәк?

Россия Хөкүмәте 2027 елга бәйрәм һәм ял көннәрен раслады. Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк – 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 январына кадәр, дип яза РИА Новости.

Шулай ук россиялеләр 21 февральдән 23 февральгә кадәр; 6 марттан 8 мартка кадәр; 1 майдан 3 майга кадәр; 8 майдан 10 майга кадәр; 12 июньнән 14 июньгә кадәр; 4 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр; 31 декабрь көнне ял итәчәк.

Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
 


Нет комментариев