Россиянең кайсы төбәкләрендә иң күп пенсия алалар?
Яңалыклар тасмасы

Россиянең кайсы төбәкләрендә иң күп пенсия алалар?

Бу хакта Россия Социаль фонды мәгълүматларыннан билгеле булды.

Илебезнең 12 төбәгендә уртача пенсия 30 мең сумнан арта. Бу түбәндәге төбәкләрдә яшәүчеләргә кагыла: 

Чукотка – 42,2 мең сум
Ненец автоном округы – 38,8 мең сум
Камчатка крае – 37,5 мең сум
Магадан өлкәсе – 37,4 мең сум
Ханты-Манси автоном округы – 37 мең сум
Ямал-Ненец автоном округы – 36,4 мең сум
Мурманск өлкәсе – 34,2 мең сум
Сахалин өлкәсе – 33,7 мең сум
Саха (Якутия) Республикасы – 33,7 мең сум
Коми Республикасы – 32,2 мең сум
Архангельск өлкәсе – 31,7 мең сум
Карелия Республикасы – 31 мең сум

Россиядә уртача пенсия күләме 25 397 сум тәшкил итә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча билет ташлама дача пенсионер

Нет комментариев