Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия баш мөфтие: бер җенесле никахларны канунлаштыру "шәхесне юк итүгә" китерә

Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Россиянең барлык дини оешмалары "бабаларыбыз гасырлар буе саклап килгән рухи-әхлакый нигезләрне хуплый" дип белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Көнбатышта бер җенесле никахларны канунлаштыру нормадан тайпылышка, ә бу исә "шәхесне юк итүгә" китерә. Шул фикерне Россия мөселманнары Үзәк Диния...

Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Россиянең барлык дини оешмалары "бабаларыбыз гасырлар буе саклап килгән рухи-әхлакый нигезләрне хуплый" дип белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Көнбатышта бер җенесле никахларны канунлаштыру нормадан тайпылышка, ә бу исә "шәхесне юк итүгә" китерә. Шул фикерне Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин ТАСС агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында җиткергән. Аның фикеренчә, Россиянең барлык дини оешмалары бабаларыбыз гасырлар буе саклап килгән рухи-әхлакый нигезләрне хуплый. "Көнбатышта күргәннәрдән без, демократия һәм шәхескә ихтирам, дип кенә аннан үрнәк алырга тиеш түгел. Бу - шәхесне юк итү һәм кеше язмышларын мыскыллау", - дип белдергән ул Уфада Бөтенроссия нәфислелек форумында. Искәртеп үтик, 5 нче Бөтенроссия нәфислелек форумы Уфада 3 декабрьдә узды. Аның төп максаты - гаилә кыйммәтләрен пропагандалау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев