Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Диния нәзарәте башлыгы булып кабат шәех Равил Гайнетдинов сайланды

Равил Гайнетдинов өчен 149 делегат бертавыштан ризалык бирде.

Бүген Мәскәү җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие итеп бертавыштан шәех Равил Гайнетдин сайланды.

“Бердәм булуыгыз өчен ихластан рәхмәтемне белдерәм. Бу өммәтебезнең ислам, мөселманнар, илдәге халыклар, җәмгыятебез иминлеге өчен бердәм эшләргә әзер икәнлеген күрсәтә”, - диде Равил Гайнетдинов.

Съездта оешма рәисенең беренче урынбасары итеп Дамир Мөхетдинов сайланды. Россия субъектларыннан чакырылган 150 делегатның 149ы катнашты.

  • Равил Гайнетдинов 1959 елның 25 августында Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туган. 1996 елның 1 июленнән Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, 1998 елның 9 декабреннән Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте президиумы рәисе булып тора.
  •  Дамир Мөхетдинов 1977 елның 18 июлендә СССРның Түбән Новгород шәһәрендә туган, 2015 елдан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Имам-мөхтәсибе, 2012 елдан Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары булып тора.

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/23/194097/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев