Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия эшмәкәрләре товарларын Aliexpress Russia платформасында сата алачак

Россиядәге кече һәм урта бизнес вәкилләре үз товарларын Россиядә һәм чит илләрдә сату өчен, Aliexpress Russia платформасын файдалана алачак. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында, Россия Туры инвестицияләр фонды һәм Alibaba Group, Mail.ru Group, «МегаФон» оешмалары электрон коммерция өлкәсендә килешү турында сөйләште.
«Киләчәктә Alibaba урта һәм кече бизнеска глобализация стратегиясен гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк. Шул исәптән, сату, алу, логистика һәм түләүләр системасы да гадиләштереләчәк», — дип әйткән Alibaba Group оешмасының В2В-юнәлеше президенты Труди Дай. Яңа предприятие акцияләренең чама белән яртысы (48 проценты) Кытай компаниясенеке булачак. 24 проценты «Мегафон»ныкы, 15 проценты Mail.ru Group, 13 проценты Россия Туры инвестицияләр фондыныкы булачак. Россиядә Alibaba оешмасының барлык активлары Aliexpress Russia оешмасына берләшә. Болар эченә трансчик операцияләре, шулай ук Mail.ru Group оешмасыныкы булган маркетплейс Pandao да керә.

 

http://maydan.tatar/rossiya-eshmekerlere-tovarlaryn-aliexpress-russia-platformasynda-sata-alachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев