Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия флагын дөрес элмәгән өчен Чаллы тәрбиячесе җәзага тартыла

"Золушка" балалар йортына эленгән Россия флагындагы кызыл төс аска карап торган.

Нәтиҗәдә, әлеге эш белән прокуратура шөгыльләнергә булган. Республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев Чаллы балалар бакчасында дөрес эленмәгән флаг өчен биредәге тәрбиячене җәзага тарту турында сөйләгән, дип яза "Казанские ведомости".

Дәүләт әләменең кызыл төсе аста калуын истә тотып, прокуратура балалар бакчасы мөдиренә тиз арада әлеге хилафлыкны төзәтергә һәм флаг элгән хезмәткәрне җаваплылыкка тартырга кушкан.

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев