Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруның өч юлын карый

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә пенсия яшен арттыруның өч юлы турында фикер алышалар, дип хәбәр итә РБК, үз чыганакларына сылтама белән.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсия яшен арттыруның ике вариантын тәкъдим итә. Беренче вариантта ир-атларның пенсиягә чыгу яшен 65 яшькә кадәр, хатын-кызларныкын 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Министрлык шулай ук икенче вариант – ир-атларның пенсия яшен 62гә, хатын-кызларныкын 60 яшькә күтәрергә тәкъдим итте.

Россия Финанслар министрлыгы тагын бер вариант тәкъдим итәчәк – ир-атлар өчен пенсия яшен 65 яшь, ә хатын-кызларга 63 яшь итү карала.

Киңәшмәдә пенсиягә вакытыннан алдан чыгу мәсьәләсе буенча да фикер алышачаклар, дип сөйләгән әлеге басма чыганагы.

 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев