Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә рус теле һәм туган телләрне өйрәнүне тикшерәчәк

2017 елның 20 июлендә узган Милләтара мөнәсәбәтләр советының утырыш йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рус телен дәүләт теле буларак Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә өйрәнү һәм укытуның сыйфатын арттыру буенча тиешле чаралар күрергә боерды. Шулай ук Президент гражданнарның үз республикаларындагы дәүләт телләрен һәм ил халкының туган...

2017 елның 20 июлендә узган Милләтара мөнәсәбәтләр советының утырыш йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рус телен дәүләт теле буларак Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә өйрәнү һәм укытуның сыйфатын арттыру буенча тиешле чаралар күрергә боерды. Шулай ук Президент гражданнарның үз республикаларындагы дәүләт телләрен һәм ил халкының туган телләрен ирекле өйрәнү буенча да йөкләмәләр бирде. "Россия мәктәпләрендә дәүләт телен тулы күләмдә һәм тиешле дәрәҗәдә өйрәнү бердәм белем бирү киңлеген булдыруда мөһим роль уйный. Шуңа күрә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтәчәк. Безнең өчен Россия Федерациясе кануннарында гражданнарның туган телләрен ирекле өйрәнү хокукларын үтәү дә кирәкле эш булып санала", - дип белдерде илнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Хәзер, куелган таләпләрне исәпкә алып, мәктәпләр уку планнарын эшли, дип җиткерә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Яңа план нигезендә ел дәвамында һәр сыйныфка - рус телен һәм икенче дәүләт телен, шулай ук республикада яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнү сәгатьләре тәгаенләнәчәк. Республикаларның дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү Россия дәүләт телен өйрәнүгә зыян итмәскә тиеш. ///tatar-infotm.tatar.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X