Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия мөселманнары Диния нәзарәте аксакалын бүләкләү турында указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган иде

Диния нәзарәте аксакалы Харис хәзрәт Сәүбәнов Мактау Ордены белән бүләкләнде

 25 декабрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин Россия мөселманнары лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең киңәшчесе Харис хәзрәт Сәүбәновка югары дәүләт бүләге — Мактау Ордены тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте аксакалын бүләкләү турында указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган иде.

«Рухи һәм дини гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән актив эшчәнлеге өчен», — диелә Президент указында. 

Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең иң якын фикердәше буларак, Харис хәзрәт Сәүбәнов Россия мөселманнары Диния нәзарәтен һәм Россия Мөфтиләр шурасын оештыруга, Россия мөселманнарының рухи институтларын, дәүләт-дин хезмәттәшлеге һәм динара диалогны үстерүгә зур өлеш кертте, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев