Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Президенты ковидка тест ясауны арттырырга кушты

«Вирус таралу чылбырын өзәргә кирәк», — диде Владимир Путин. Россия Президенты Владимир Путин ковид буенча тестлаштыруны арттырырга кушты.

Илбашы Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә тестлаштыру акрын барганын әйтте. «Кайберәүләр бит авырганын белми дә, чөнки чир башланганда сизелмәскә дә мөмкин, аннары соңлап кына мөрәҗәгать итәләр. Тестлаштыру эшен камилләштерергә кирәк, чөнки кеше башкалар белән контактта була. Вирус таралу чылбырын өзәргә кирәк», — диде Путин Министрлар Кабинеты әгъзалары белән очрашуда.
Ул бүгенге вазгыятьне җавапсыз, куркыныч дип бәяләде. «Реаль вазгыять статистикадан, үлем дәрәҗәсеннән күренә. Әгәр субъектта яңа очраклар күбрәк ачыкланса, җирле хакимият начар эшли дигән сүз түгел, киресенчә, ачыклау эше кәгазьдә генә түгел, чыннан да эш нәтиҗәле дигән сүз», — диде Президент.
Владимир Путинга кадәр коронавируска тестлаштыруны арттыру тәкъдиме белән РФ вице-премьеры Татьяна Голикова чыккан иде.
Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителде. 

Фото: vedtver.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус чикләүләр