Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы ял көннәрендә хәмер сатуны тыярга тәкъдим итә

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы ялларда хәмер сатуны тыю кирәк, дип саный. Әлеге тәкъдим Халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру стратегиясенә кертелә. Хәмергә каршы көрәштә бүгенге чаралар гына җитми, диелә Стратегия өлгесендә. "Алкогольне ял көннәрендә сатуны тыю нәтиҗәле булачак, дип саныйбыз. Ләкин бу карар ничек үтәләсен сәламәтлек саклау министрлыгы башка идарәләр белән...

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы ялларда хәмер сатуны тыю кирәк, дип саный. Әлеге тәкъдим Халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру стратегиясенә кертелә.

Хәмергә каршы көрәштә бүгенге чаралар гына җитми, диелә Стратегия өлгесендә.

"Алкогольне ял көннәрендә сатуны тыю нәтиҗәле булачак, дип саныйбыз. Ләкин бу карар ничек үтәләсен сәламәтлек саклау министрлыгы башка идарәләр белән хәл итәчәк", дигәннәр министрлык матбугат хезмәтендә "Известия"гә.

Бүген илдә "Айнык Россия" федераль програмы тормышка ашырыла.

"Айнык Русия" һәм "Рейтинг" мәгълүмати элемтәләр үзәге төзегән айныклык рейтингында Урта Идел төбәкләре арасында иң айныгы дип Татарстан билгеләнгән иде.

Узган ел ахырында Иркутскида "Боярышник" дип аталган, косметикада кулланыла торган хәмерле сыекча эчеп үлүчеләр саны 70тән артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X