Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия төбәкләрендә ай дәвамында йортлардагы газ җиһазларын тикшерәчәкләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Степанов Россия территориясендә ай дәвамында йортлардагы газ җиһазларын тикшерүне йөкләде. Бу хакта Interfax.ru хәбәр итә. "Россия Президенты тарафыннан мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә барлык йортларда газ җиһазларын тикшерү бурычы куелды. Шушы ай эчендә Россия территориясендә әлеге эшне башкару өчен графикларыгызны булдырыгыз", -...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Степанов Россия территориясендә ай дәвамында йортлардагы газ җиһазларын тикшерүне йөкләде. Бу хакта Interfax.ru хәбәр итә. "Россия Президенты тарафыннан мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә барлык йортларда газ җиһазларын тикшерү бурычы куелды. Шушы ай эчендә Россия территориясендә әлеге эшне башкару өчен графикларыгызны булдырыгыз", - дигән ул якшәмбе көнне Ивановодагы торак йортта көнкүреш газы шартлау сәбәпле РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында уздырылган селектор киңәшмәсендә. Владимир Степанов халыкка газ җиһазларын кулланырга өйрәтеп, аңлату эшләре алып бару өчен өстәмә чаралар үткәрүне йөкләгән. Ивановода 12 фатирлы йортның беренче подъездында газ шартлау һәм ике фатирның, өлешчә түбәнең җимерелү нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, шуларның берсе - 4 яшьлек кыз бала. 8 кеше зыян күргән. Көнкүреш газы якшәмбе көнне иртәнге 4 сәгать 15 минутта шартлый. Әлеге йортта 19 кеше теркәлгән, 21 кеше яшәгән, 15 кеше эвакуацияләнгән. Өлкә губернаторы йортсыз калган кешеләр яңа торак белән тәэмин ителәчәген хәбәр иткән. tatar-inform.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X