Шəhри Чаллы

Россия үз халкын туйдыра ала

"Кайбер азык-төлек товарларын чит илдән кертүгә карата чикләүләргә карамастан, ризыкка бәяләрнең инфляциядән тизрәк артуы өчен фундаменталь сәбәпләр юк", дип белдерде Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров журналистлар белән чираттагы очрашуында. Ул шулай ук бәяләрнең нигезсез артуын булдырмас өчен, нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатты, чит илдән кертелә торган продуктлар исемлегенә...

"Кайбер азык-төлек товарларын чит илдән кертүгә карата чикләүләргә карамастан, ризыкка бәяләрнең инфляциядән тизрәк артуы өчен фундаменталь сәбәпләр юк", дип белдерде Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров журналистлар белән чираттагы очрашуында. Ул шулай ук бәяләрнең нигезсез артуын булдырмас өчен, нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатты, чит илдән кертелә торган продуктлар исемлегенә кагылышлы тәкъдимнәре белән таныштырды, бүгенге шартларда Россия аграрийларының конкрет эшчәнлеге һәм алдагы көнгә планнары турында сөйләде.

Азык-төлеккә бәяләр

"Күптән түгел матбугатта Мәскәү хөкүмәтенең сөт эшләнмәләренә бәяләрне 5-6 процентка арттыруы турындагы мәгълүматны укыдым. Димәк, алга таба башка продуктларның да кыйммәтләнүе турында хәбәрләр булачагы көн кебек ачык. Хәер, андый үзгәреш өчен объектив сәбәпләр булмаса да. Дөресен әйткәндә, нинди дә булса ризыкка бәя арткан икән, аны сәүдә эшмәкәрләренең бергә килешенеп, ситуациядән файдаланып калулары дип кенә кабул итәргә кирәктер. Азык-төлек базарында кытлыкка сылтап, бәяләрне "күпертү" җиңел бит! Хәзер тагын бер аргументны мисалга китерәләр: янәсе, товарны Европадан кертүгә караганда, җир шарының башка бер иленнән кайтару бермә-бер кыйммәткәрәк төшә!

Әлеге мәгълүмат та дөреслеккә туры килми. Беренчедән, азык-төлек базарында дефицит юк. Икенчедән, бүген бик күп илләр Россиягә үз продукцияләрен Евроберлеккә караганда күпкә очсызрак бәягә кертергә әзер. Чөнки безнең базарга эләгү алар өчен бик тә мөһим. Закон буенча сәүдә сферасының эшчәнлеген, шул исәптән, бәяләрне Сәнәгать сәүдәсе министрлыгы һәм картель яки спекулянтлык белән шөгыльләнүчеләрне тикшерүче монополиягә каршы федераль хезмәт көйләп тора. Президентның һәм хөкүмәт башлыгының кушуы буенча төбәкләрдә бәяләр белән бәйле ситуация өчен җаваплы комиссияләр оештырылырга тиеш.

Шул ук вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгының вәкаләтенә мониторинг та, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр куйган бәяләрне контрольдә тоту да керә. Бу нисбәттән, Россия аграрийларының патриотлыгын да исәптән чыгарырга кирәк түгел. Әлеге алар куйган бәяләрдә үзгәреш күренми. Шулай булгач, азык-төлеккә бәяләрнең җитди артуы да фаразланмый. Экспертларның билгеләмәсеннән чыгып, шуны әйтергә була: азык-төлек инфляциясе 10% дәрәҗәсендә фаразлана. Ә ваклап сату бәяләрен арттыруның һәр очрагы региональ комиссияләрдә яки монополиягә каршы федераль хезмәт структураларында махсус рәвештә тикшерелергә тиеш.

Чит илдән керә торган товарлар

Чикләү кагылган чит ил товарлары исемлегенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Ягъни әлеге исемлекнең кыскаруы да, киңәюе дә ихтимал. Бу эчке азык-төлек базарының коньюктурасыннан һәм әлеге дуслык мөнәсәбәтләрендә булмаган илләр белән үзара хезмәттәшлектән торачак. Әйтик, һәр көнне мин үзем һәм урынбасарларым төрле илләрнең министрларын, илчеләрен, бизнес вәкилләрен кабул итәбез. Һич арттырып әйтүем түгел - безгә керү өчен алар чират торалар! Аргентина, Бразилия, Чили, Уругвай, Эквадор үзләренең продукциясен бүгеннән безнең базарга кертергә әзер. Димәк, гурманнарга өр-яңа ризыклардан авыз итү мөмкинлеге ачылачак.

Ләкин безне әлеге тәкъдим бик тә кызыксындыра дип әйтәсем килми. Чөнки Россиянең үз продукциясе үз халкын туйдырырга җитәрлек, дип ышандырып әйтә алам. Азык-төлекнең төп төркемнәре буенча зур запасыбыз бар. Әйтик, үзебез үстергән ашлык, үсемлек мае, бәрәңге, шикәр, балык һәм диңгез продуктлары Россия халкының ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә җитәрлек. Әлеге биш позиция буенча без Россиянең азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасы бусагасын да узып киттек.

Шул ук вакытта әле башкарасы эшләр дә җитәрлек. Әйтик, бүгенге көндә безгә үзебездә җитештерелгән ит һәм ит эшләнмәләре генә җитми. Бигрәк тә сыер итенә ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелми. Сөт тармагында да проблемалар җитәрлек.

Россия аграрийларына ярдәм

Безнең максат - Евроберлеккә лаеклы алмаш эзләү түгел, ә үзебездәге азык-төлек җитештерү күләмен арттыру. Бүген безнең барыбызга да - Авыл хуҗалыгы, Финанслар министрлыкларына, башка төрле ведомстволарга - бергә берләшеп, ситуациядән чыгу юлларын эзләргә кирәк. Иң беренче эш итеп, үз-үзләрен тәэмин итү мөмкинлекләре җитәрлек булмаган тармакларга ярдәм кулы сузарга кирәк. Алда мин аларны санап үттем. Шулай ук үсемлекчелектә һәм терлекчелектә селекция-генетика үзәкләрен үстерүгә өстәмә финанс чаралары юнәлтүне планлаштырабыз. Шулай ук теплица хуҗалыкларына максатчан ярдәм күрсәтүне арттырырга кирәк - чит илдән яшелчә кертүгә бәйлелек безгә абруй өстәми. Җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә финанс ярдәме күрсәтүне планга керттек. Заманча шартлар тудырылган складлар, яшелчә саклау урыннары, суыткычлар төзү дә авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Гомумән алганда, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2015-2020 елларда чит илдән кертелгән авыл хуҗалыгы продуктларын тиз арада алмаштыру максатына чыгымнар 636 млрд сум тәшкил итәчәк, дип бәяли. Шул исәптән, 2015 елга гына 86 млрд сум сарыф ителәчәк.

Яңа уңыш өметләндерә

Быелгы уңыш 100 млн тоннадан да ким булмас дип ышандыра игенчеләр. Иң мөһиме, бүген басудагысын бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу. Бәрәңге һәм яшелчәләр уңышы да узган елгы дәрәҗәдә булыр дип көтелә.

Шуңа күрә ышандырып әйтергә була: Россиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә сатуда да үзгәреш булмаячак. Әйтик, ашлык сату 25-27 млн тоннадан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта әлеге төр продукциянең шуннан да күбрәк чит илгә чыгуын теләмәс идем. Гомумән, үз товарларыбызны чит илләргә сату даими контрольдә. Азык-төлек базарындагы үзгәрешләрне дә күзәтеп торабыз.

Фермерлар җитештергән ризык

Конкрет төбәктә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр еш кына җирле продукцияне сату өчен 10нан алып 30 процентка кадәр сәүдә мәйданнары бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Федерация субъектлары сәүдә челтәрләре белән килешүләр дә төзи алалар. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары хөкүмәт карамагына шундый проект карарын инде тәкъдим иттеләр. Әлеге документ якын арада имзаланырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: