Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә азык-төлек өчен яңа маркировка кертеләчәк

Октябрь аенда Россиядә ризыкларга “светофор” дип аталучы төсле маркировкага ГОСТ кабул итү фаразлана. Бу хакта Росстандартка сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Төсле маркировкада ризыкта аш тозы, шикәр, май һәм трансмайлар булуы турында мәгълүмат булачак. Аларның күләменә бәйле рәвештә, ризык кабындагы вертикаль полоса кызылга, сарыга яки яшелгә буялачак
Бер төрле составлы ризыкларны, эчә торган суны, ризык кушылмаларын, махсуслашкан продукцияне, шулай ук зур күләмдә критик әһәмиятле матдәләр булган кондитер эшләнмәләрен, баллы эчемлекләрне һәм сырларны маркировкалау күздә тотылмый.
Туклану һәм биотехнология Федераль тикшеренү үзәге әзерләгән документ стандартлаштыру буенча Евразия советына кергән илләрдә: Россиядә, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Таҗикстанда, Төрекмәнстанда һәм Үзбәкстанда гамәлдә булырга тиеш.
“Светофор” рәвеше буенча ихтыяри маркировкалауны җитештерүчеләр узган ел ук кертә башладылар. Әлегә ул киңәш буларак кына башкарылачак диделәр Роспотребнадзорда. Ләкин киләчәктә ул мәҗбүри булырга мөмкин, дип аңлатты Туклану һәм биотехнологияләр үзәге җитәкчесе урынбасары Алексей Камбаров. Базар катнашучылары да шуннан курка дип яза басма.

 

http://maydan.tatar/rossiyade-azyk-tolek-ochen-yana-markirovka-kertelechek/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев