Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин

    Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин. Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров шундый тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итә RSN. Аның сүзләренчә, биредә төп проблема - әлеге «симкалар»ның балаларның әти-әниләренә рәсмиләштерелүендә.

    «Барлык элемтә операторларында да булган функцияне закон нигезендә беркетергә вакыт җитте дип саныйм. Әмма алардан (балалар өчен SIM-карталар) бик азлар гына файдалана», - дип белдерде ведомство башлыгы. Роскомнадзор җитәкчесе ачыклык керткәнчә, «Элемтә турында»гы законга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк. Ул әлеге мөмкинлекне Дәүләт Думасының язгы сессиясендә карарга тәкъдим итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: