Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә Барби курчакларын сатуны тыялар?

Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе сатар алдыннан уенчыкларга психологик-педагогик экспертиза үткәргәндә дини аспектны күз алдында тотарга киңәш итә, дип яза "Известия". Үрнәк итеп алар Барби курчагын китерә. Әлеге курчак Европа стандартлары буенча киендерелә, һәм, әлбәттә, мөселман кануннарына туры килми.

Сүз уңаеннан: Барби узган гасырның урталарында сатуга чыкан. Курчакны күп тапкырлар тәнкыйтьләделәр, аның балаларда анорексия барлыкка китерүдә дә гаепләделәр. 2012 елда Иран курчакны үз территориясендә сатуны тыйды. 2016 ел башында Барби курчагын чыгаручы Mattel компаниясе аны мөселманнарга да яраклысын чыгара башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев