Россиядә иң кирәкле һөнәрләрне атадылар
Әлеге исемлектә табиблар - дүртенче урында.
2020 ел нәтиҗәләре буенча иң кирәкле һөнәрләр арасында сатулар буенча менеджер, инженерлар һәм машина йөртүчеләр, шул исәптән таксистлар бар. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Әлеге исемлектә табиблар - дүртенче урында. Рейтингның беренче унлыгына шулай ук бухгалтерлар, клиентлар белән эшләүче менеджерлар, токарьлар, сәүдә вәкилләре, слесарьлар һәм сатучы-консультантлар кергән.
Тикшеренү барышында HeadHunter платформасында ел дәвамында урнаштырылган вакансияләр анализланды.
Татар-информ
Фото: online47.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев