Россиядә пластик савытлар куллануны тыярга мөмкиннәр
Россия Табигать министрлыгы бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыярга мөмкин. Бу хакта, ведомство башлыгы Дмитрий Кобылкинга сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Табигать министрлыгы төрле илләр белән бергә әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметү юнәлешендә эшли. Пластик куллануны киметү буенча дөньякүләм тенденцияне хуплыйбыз», — дип билгеләп үтте министр.
Аның сүзләренә караганда, бу тыюны зур сәүдә челтәрләре хуплый инде. «Аңлау һәм кабул итү өчен вакыт кирәк», — дип өстәде Кобылкин.
2021 елга Евросоюз бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыя.
http://maydan.tatar/rossiyade-plastik-savytlar-kullanuny-tyyarga-momkinner/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев