Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиялеләргә йортларга газ кертү өчен тотылган чыгымнарны кайтарачаклар

Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясенең, социаль газлаштыру программасы үз көченә кергәнче, эш өчен түләгән очракта, гражданнарга газ кертү чыгымнарын компенсацияләү турындагы инициативасы хупланды.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Искәртеп үтәм, апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать иткән вакытта социаль газлаштыру программасын эшләтеп җибәрергә кушты. 1 июнь көнне Дәүләт Думасы газны йорт биләмәләренә түләүсез җиткерү турында закон кабул итте».
«Программа турында игълан ителгән, әмма әлегә кабул ителмәгән вакытта, 21 апрельдән соң үз акчаларын тоткан һәркемгә, дәүләт чыгымнарны тулы күләмдә каплаячак. Бу карарны дөрес һәм гадел дип саныйм», - дип өстәде парламентарий.

Газүткәргечне җир кишәрлекләре чикләренә җиткергән өчен бердәм газлаштыру операторы җавап бирәчәк. Россия Федерациясенең 67 субъектында моны «Газпром» оештыра, 12 төбәктә – эре региональ компания. Кешеләргә тоташуга комплекслы килешү «бердәм тәрәзә» принцибы буенча төзеләчәк, бу эш вакытын кыскартачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар