Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатин: «Сез - дөньядагы иң яхшы татар газетасы!»

Мохтаҗ кешеләргә кайнар аш ашатучы Чаллы эшмәкәре «Шәһри Чаллы»ны Россия матбугаты көне белән котлады.

Хәзерге вакытта Рөстәм Гатин Лисичанскта. Авыр хәлдә калган кешеләргә үзенең кыр кухнясында ризык пешереп ашата, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Медицина ярдәменә мохтаҗ балаларны Чаллыга алып кайтып, бегечләргә күрсәтә. Аларга диагнозлар куеп, дәваланырга ярдәм итә. 

Еракта булуга карамастан, Рөстәм Гатин безне, "Шәһри Чаллы" журналистларын хөрмәтләп, һөнәри бәйрәмебез белән котлады. 

"Кадерле, "Шәһри Чаллы" редакциясе! Мин һәм командам сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Үз эшләренең остасы булган, акыллы, мәрхәмәтле  журналистлар белән дустанә мөнәсәббәттә хезмәттәшлек итүемә мин бик шат. Сез - дөньядагы иң яхшы татар газетасы! Иң изге теләкләремне җиткерәм. Ихтирам белән Лисичанск шәһәреннән Рөстәм Гатин. 13 январь 2024 ел",- диелә котлау хәбәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев