Рөстәм Миңнеханов 42нче лицейны ачты
Яңа мәктәптә 1530 бала укыячак.
Чаллыда яңа төзелгән 42нче профильле лицей яңа уку елына әзер. Бүген аны рәсми рәвештә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында кабул иттеләр. Тантаналы чара онлайн режимда узды. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, "Евростиль" компаниясенең генераль директоры Илнар Гайсин, НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, 42лицей директоры Ольга Фокеева, укучылар элемтәгә чыкты.
"Яңа мәктәптә 1530 бала белем алачак. 56 класс тупланды. Укытучылар составы әзер. Алар арасында Чаллы педагогия университетын тәмамлаучылар да бар. Мәктәбебездә белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шундый заманча уку йорты өчен рәхмәтебезне белдерәбез", - диде Ольга Фокеева.
Лицей 6 ай эчендә төзелде. 65нче микрорайонда аңа ихтыяҗ зур иде. Яндагы 42нче мәктәптә узган ел 3 меңгә якын укучы укыды. Яңа мәктәп төзелмәсә балалар быел 3 сменада белем алган булырлар иде.
Профильле лицейда 5-11 сыйныф укучылары белем алачак. Башлангыч сыйныфлар - каршыдагы 42 мәктәптә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев