Рөстәм Миңнеханов идарә итү компанияләрен тикшерергә кушты
«Чит шәһәрләрдән идарә итү компанияләренең каян килеп чыгуын аңламыйм», - ди ТР Рәисе.
Чаллыда үткән шәһәр Советы йомгаклау сессиясендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мигрантлар мәсьәләсенә тукталды. Ул алар ярдәмендә кадрлар проблемасын хәл итү мөмкинлеген искәртте. Көллиятләрдә бюджет урыннарын арттырырга һәм чит илдән килүчеләрне эшкә алырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Рәис Чаллыда кайбер идарә итү компанияләре белән чит шәһәр кешеләре җитәкчелек итүенә канәгатьсезлек белдерде.
Үз эшләрен җиренә җиткереп башкармаган компанияләрне ачыкларга кушты.
«Монда, әлбәттә, тәртип урнаштырырга кирәк. Чит шәһәрләрдән идарә итү компанияләренең каян килеп чыгуын аңламыйм. Наил Гамбәрович, тиешле бәя бирергә кирәк. Әгәр дә алар эшлиләр икән, рәхим итсеннәр, ләкин алар эшләми. Әгәр булдыра алмыйлар икән, димәк, карар бер генә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә монда оператив рәвештә җавап бирергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, шәһәр халкыннан «Халык контроле» һәм социаль челтәрләр аша дәгъвалар килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев