Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: «Санкцияләргә карамастан, «КАМАЗ»да бара торган процесслар белән горурланабыз»

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылды.

Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җыелышны «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Директорлар советы әгъзалары җитештерү эшләре белән танышты, «КАМАЗ»ның финанс күрсәткечләре турында фикер алышты һәм 2023 елга планнар билгеләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында предприятиедә хәзерге хәлләрне бәяләде. «Санкцияләргә карамастан, «КАМАЗ»да бара торган процесслар белән горурланабыз. Бу инвестицияләр дә, яңа продукция чыгару да, иң заманча двигательләр һәм тапшыру тартмалары да. Эшегез өчен чын күңелдән рәхмәт», - диде ул.

Республика башлыгы Россия Президенты Владимир Путинга «КАМАЗ»га, шулай ук ил Хөкүмәтенә һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына күрсәтелә торган ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

«Ростех» җитәкчесе Сергей Чемезов исә үз чиратында  «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырды. Ул РФ Президенты указы белән яңа махсус техника эшләүгә һәм булдыруга зур өлеш керткәне, илнең оборона куәтен ныгытканы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖның аеруча тырыш хезмәткәрләренә дә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чара кысаларында Директорлар советы әгъзалары Фәнни-техник үзәктә дә булды, анда аларга «КАМАЗ»ның яңа модельләрен күрсәттеләр. Кунакларны Пресс-рама заводында лонжероннарны профилирлау линиясе эше белән таныштырдылар, автомобиль заводында кабиналар җыю конвейерын һәм автомобиль заводында төп җыю конвейерын, автогигантның башка җитештерү мәйданчыкларын күрсәттеләр.

фото: tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ