Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәсми хәбәр

Яр Чаллы шәһәре Хакиме карары №М 92 06.03.2017 Шәһәр өмәсе үткәрү турында Шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуны оештыру максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законга, шәһәр Уставының 24 маддәсендәге 3 бүлегенә, Шәһәр Советының 2006 елның 23 ноябрендәге 16/11...

Яр Чаллы шәһәре Хакиме карары

№М 92

06.03.2017

Шәһәр өмәсе үткәрү турында

Шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуны оештыру максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законга, шәһәр Уставының 24 маддәсендәге 3 бүлегенә, Шәһәр Советының 2006 елның 23 ноябрендәге 16/11 нче карары белән расланган Гражданнарны шәһәр өчен социаль әһәмияткә ия эшләрне ирекле нигездә башкаруга җәлеп итү тәртибе турындагы нигезнамәгә туры китереп

К А Р А Р Б И Р Ә М:

1. 2017 елның 22 апрелендә Яр Чаллы шәһәре территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча шәһәр өмәсе (алга таба - өмә) үткәрергә.

2. Расларга:

1) өмә үткәрү буенча оештыру комитеты составын, 1 нче кушымтада каралганча;

2) өмә үткәрү көнендә гражданнарны шәһәр территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча социаль әһәмияткә ия эшләрне башкаруга җәлеп итү чаралары планын, 2 нче кушымтада каралганча.

3. Өмәне оештыру һәм үткәрү Башкарма комитет тарафыннан гамәлгә ашырылуны билгеләргә.

4. Башкарма комитетка әлеге карарны «Челнинские известия» һәм «Шәһри Чаллы» газеталарында рәсми бастырып чыгаруны, «Интернет» челтәрендә шәһәрнең рәсми сайтында урнаштыруны тәэмин итәргә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет Җитәкчесе Р.Ә. Абдуллинга йөкләргә.

Шәһәр Хакиме Н.Г. Мәһдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев