Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 июльдә ял итәчәкбез

Бу хакта закон проекты Дәүләт думасына кертелде.

Депутатар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен эшләми торган көн итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта закон проекты Дәүләт думасына кертелде.  Аны кабул итә калсалар 8 июльдә ел да ял итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, моннан 14 ел элек, 2008 елда илебездә бу бәйрәмне билгеләп үтү турында Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган иде. “Гаилә кыйммәтләре традициясен саклау һәм балаларны һәм яшьләрне рухи-әхлакый югарылыкта тәрбияләү максатыннан, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләргә һәм аны 8нче июльдә билгеләп үтәргә”, – диелә әлеге документта.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял бәйрәм