Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: Бүген төзелеш чорына ныгытып әзерләнергә кирәк

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән...

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2018 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 5 бәхетсезлек очрагы булган, шуның өчесе Тукай районында. Биш бәхетсезлек очрагының өчесе - югарыдан егылу. Министр куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау буенча муниципаль айлыклар уздырырга йөкләде. Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 2018 елның 2 март көненә республикада 693,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән (планнан 28,8 процент). Шул күләмнән 459,63 мең кв. метр - 2017 елда башланган төзелеш, ягъни планнан - 19,1 процент. Социаль ипотека программасы буенча ТР Дәүләт төзелеш фонды статистика органнарына 90,2 мең кв. метрлык 1 мең 611 фатирлы 29 йорт буенча хисап тоткан. 2018 ел планындагы 251 төзелеп килүче объекттан 82 объект төзелеше тәмамланып килә, 126 объект әзерлеге уртача, 43 объект төзелеше башланган 2018 елда арендалы торак программасы Иннополис шәһәрендә 2 чираттагы арендалы торак төзхне планлаштыра - бу 33,9 мең кв. метрлык 730 фатирлы 6 Ятим балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 2018 елда 297 ятим баланы фатир белән тәэмин итү карала. Гражданнарның аерым категорияләрен торак шартларын яхшырту программлары буенча 164 гаиләне торак белән тәэмин итү карала - шул исәптән 45 күп балалы гаилә, 67 яшь гаилә һәм башкалар. Күп фатирлы инвестиция тораклары программасы буенча агымдагы елда 120 йорт төзеләчәк, 39 төзелеше тәмамланган инде. Калган 81 күп фатирлы йорттан 24 төзелеше тәмамлана, 37 йорт - уртача әзерлектә, 20 йорт төзелеше башланган гына. Азкатлы төзелеш өлкәсендә республикада планда 8 мең 370 йорттан 1 мең 785 объект сафка Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре дәвам ителә. Медицина станцияләрен һәм хастаханәләре капиталь ремонтлау эшләре пландагы 7 объекттан өчесендә алып барыла. 120 амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонтлау 3 млн. 195, 75 сумга планлаштырылган. 45 объектта әзерлек эшләре башланган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә белдергәнчә, бүген төзелеш чорына ныгытып әзерләнергә кирәк - төзелеш материаллары, кадрлар һәм башкалар. Аның сүзләренчә, төп проблема - тиешле документларны әзерләү. Әлеге мәсьәләләрне алдан ук карарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, киләсе елда нишләячәгебезне алдан белергә кирәк. Аеруча Рөстәм Миңнеханов ТКХ хезмәте өчен түләүләр җыюны тәэмин итүгә игътибар итте. Бу системалы эш, диде ул, бу мәсьәләдә җаваплы булу мөһим, шул исәптән районнар башлыкларына да. https://www.vatantat.ru/index.php?pn=3422

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев