Рөстәм Миңнеханов бәйрәм намазында катнашты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчетендә Ураза гаете бәйрәм намазында катнашты.Вәгазьне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
Шуннан соң мөфти Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм тәбрикләвен укыды. Мөфти вәгазен тыңлагач мөселманнар бергәләшеп гает намазын укыды.
Мәчеттә шулай ук Президент Аппарты җитәкчесе Әсхәт Сафаров, Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республиканың мәдәният министры Айрат Сибгатуллин да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев