Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: “Ел хәйриячесе” конкурсыннан 22 миллиард сум акча җыелды”

Татарстанда "Ел хәйриячесе" республика конкурсын үткәрү барышында 22 миллиард сум акча җыелды. Әлеге бәйге ел саен оештырыла. Бу хакта 25 мартта вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Ел хәйриячесе 2014" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чара Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгендә үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар...

Татарстанда "Ел хәйриячесе" республика конкурсын үткәрү барышында 22 миллиард сум акча җыелды. Әлеге бәйге ел саен оештырыла. Бу хакта 25 мартта вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Ел хәйриячесе 2014" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

Чара Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгендә үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Аларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов "Мохтаҗларга ярдәм итү - татарстанлылар тормышының аерылгысыз өлеше, ә "хәйриячелек" төшенчәсе - республика дәүләт сәясәтенең өлеше. Хәйриячелек балаларны мәктәпкә әзерләүгә дә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә дә, изге урыннарыбызны торгызуга да һәм бик күп башка мәсьәләләргә дә кагыла", - диде.

Рөстәм Миңнеханов "Ел хәйриячесе 2014" конкурсының «Кояш алкасы" номинациясе лауреатларына бүләкләр дә тапшырды. Алар арасында Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре бар иде. Моннан тыш ул дүрт күп балалы гаиләгә яңа автомобиль ачкычлары бүләк итте. Аннары ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.

Шунысы куанычлы, "Ел хәйриячесе" бәйгесендә Чаллылар да актив катнаша. Быел җиңүчеләр арасында "Безнең мирас" хәйрия фонды директоры Г.Сәлимҗанова, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары А.Ушенин, шәхси эшмәкәр О.Королева бар.

"Ел хәйриячесе-2014" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантансы турында тулырак язманы "Атна вакыйгалары"ннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X