Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, авария ситуацияләрен булдырмау максатларында, республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты. Бүген бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә җиткерде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат үзәге. Рөстәм Миңнеханов республиканың ТКХ җайланмаларына һәм объектларына тулы инвентаризация уздырырга кирәклекне билгеләп үтте. «Тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, авария ситуацияләрен булдырмау максатларында, республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты. Бүген бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә җиткерде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат үзәге. Рөстәм Миңнеханов республиканың ТКХ җайланмаларына һәм объектларына тулы инвентаризация уздырырга кирәклекне билгеләп үтте. «Тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык объектларны да тикшерергә кирәк. Һәр җылыту казаны, су җыйгыч, чистарткыч корылма, газ белән тәэмин итү системасы - барысы да ышанычлы эшләргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча бүген Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырыш оештырылачак, аның барышында киләчәктә мондый хәлләр булмасын өчен тиешле чараларны билгеләү планлаштырылачак. https://www.vatantat.ru/index.php?pn=3483

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев